Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Минзәлә-информ” филиалы редакциясенә яңа китаплар кайтты

Әлеге китаплар редакциянең “Кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә сатыла.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Гадәттә, редакциягә татар телендә язылган китаплар кайта иде, ә бу юлы рус телендә дә басылган әдәби китап кайтты. Китапның исеме “Конечная остановка”, авторы Нина Самаркина. Әлеге китапка авторның ике повесте “Конечная остановка” һәм “Розы без запаха” әсәрләре кергән. Нина Самаркина Наталия Гарипова исемле “Челнинская известия” газетасы баш редакторы урынбасары, журналистның псевдонимы. “Конечная остановка” – юлдан язган иренең кыланмышларыннан туйган, алҗанган күпбалалы хатын язмышы хакында.

Татар телендә чыккан Рәдиф Сәгъди авторлыгында чыккан “Бер гаилә сурәте” китабы да бик кызыклы. “Димәк, Илсур үтерүче түгел. Ә кем? Очраклы бер явызмы, Рәкыйпме? Нигә теге көнне куркып качты ул? Нигә минем язарга теләвемне өнәмәде?! Күңелдә шик калды. Бәлкем, кызның әти-әниләрен дә куркыткандыр?” Повесть дәвамы китапта.

Китапларны эш көннәрендә “Кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгеннән сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев