Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә балалар өчен ун көнлек курслар үткәрелә

Тәрбиячеләр арасында Ак мәчет мәдрәсәсе шәкертләре дә бар.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Җәйге ялларда булган балалар өчен Минзәлә мәчете каршында быел да рухи-сәламәтләндерү курслары үткәрелә. Бирегә балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм мәктәпләрдә укучы барлыгы 55 ләп йөри. Курсларның дәвамлылыгы 10 көн — 1 августтан башлап 10 августка кадәр.

— Балаларны әдәп-әхлакка, ислам нигезләренә милли һәм дини гореф-гадәтләренә өйрәтәбез. Шулай ук алар өчен төрле уеннар һәм шәһәрнең истәлекле, күренекле урыннары буенча экскурсияләр дә каралган, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.

Малайлар һәм кызлар өчен белем бирү аерым оештырылган. Малайларга хәзрәт үзе һәм Яр Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсе шәкертләре Салават һәм Сөләйман сабак бирсә, кызларны Лениза ханым Якиева һәм район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова укыта.

Балаларны ашау да каралган.

— Фәния һәм Исламия апалар балаларга тәмле ашлар гына пешереп калмыйлар, әле өстәлдә үзеңне тоту кагыйдәләренә дә өйрәтәләр, — диде Рәмзил хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев