Бурычлар башка еллардагы кебек. Тик аларны җаваплырак итеп һәм киенкерәк шартларда башкарасы була.
2026 елны техника паркларында, басуларда хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, механизаторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән беренче очрашуда Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов барлык сөйләшкән сүзләрне әнә шул фикер белән йомгаклады.

Техника, тагылма кораллар басуга чыгарга әзер, ягулык, ашлама туплау дәвам итә. Кадрлар белән проблемалар хәл ителгән.
Авылларда планга кергән объектларда эш бара.
Чыгымнарны оптимизацияләү буенча урам фонарларын яңарту дәвам итә.
Санитар ике айлык кысаларында чүпләрне җыю оештырылган.

Җирлек башлыклары алдында торган көндәлек дистәдән артык бурычлар контрольдән югалмый.
Нет комментариев