Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар! 23 февраль – көч, батырлык һәм намус бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Ватанны саклаучылар көне - чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына да, бүген тыныч тормыш сагында торучы погонлы кешеләргә дә, хәрби частьләрдән туганнары һәм якыннары көткәннәргә дә хөрмәт күрсәтәбез. Шулай ук без барлык сугышчы-интернационалистларга ихтирам белгертәбез һәм хәрби бәрелешләрдә туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләр белән югалту авырлыкларын уртаклашабыз.

23 февраль-чын ирләр бәйрәме. Һәрвакыт ир-атларда иң беренче чиратта кыюлык, көч, үз гаиләң турында кайгырту, Ватанны саклау бәяләнде. Бүген бу сыйфатларның барысы да элекке әһәмиятен югалтмады һәм кешелекнең көчле яртысының һәр вәкиле моны истә тотарга тиеш. Гражданлык тормышында да Ватанга намус белән хезмәт итүләрен, районыбыз, шәһәребез үсешенә, илебезнең оборона сәләтен һәм куәтен ныгытуга зур өлеш кертүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Россия сакчыларының хәзерге буыны - әтиләренең һәм бабаларының лаеклы варислары дип ышанам.

Ватанны саклаучыларны һәм аларның гаиләләрен бәйрәм белән котлыйм!

Бу исемне буыннан-буынга Ватанга чиксез мәхәббәтне тапшырып, горурланып йөрүебезне телим. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, гаилә бәхете, эшегездә һәм хәрби хезмәтегездә зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев