Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы делегациясе Казан ЭКСПО да чыгыш ясады

Чыгыш ясаучылар арасында популяр җырчы Алексей Котлов та бар иде

 Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Традиция буенча, бу якшәмбедә Минзәлә районы делегациясенең өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган якташлар янына Казанга чираттагы сәфәре булды. 
Бу юлы Минзәлә районы артистлары Казан ЭКСПО да оештырган концерт егетләр  өчен зур бүләк булды.
 Гөлназ Мордвинова, Минзәлә район мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе: 
- Казан ЭКСПО да әзерлек узучы мобилизацияләнүчеләр алдында район мәдәният сарае артистлары Андрей Антипин, Динара Шәйморатова, Рузил Миңнеханов, Айгөл Кәбирова, Валерия Чернова, "Чишмә" бию коллективы, "Сердәш"вокаль ансамбле чыгыш ясады. Шулай ук Елена Шәкүрова, Евгений Вахнин һәм  мобилизацияләнүчеләргә районда гуманитар ярдәм җыюны оештыручыларның берсе Русалина Кузьмина да җырлар башкардылар. Чыгышы белән Минзәләдән булган популяр йолдыз Алексей Котловның килүе дә мобилизацияләнүчеләр өчен зур бүләк булды. Сүз уңаеннан, кичә минзәләлеләр "Россия 1" федераль каналында популяр "Привет, Андрей" тамашасында күрсәтелгән аның чыгышын зур горурлык хисе белән карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев