Көнүзәк мәсьәләнең берсе – олимпиадаларга әзерлек
Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов катнашында “Милли мәгариф: актуаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары” темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә барлык мәктәпләрдән укытучылар да (27 укытучы) катнашты.
Сентябрь аеннан олимпиадага онлайн-әзерлек дәресләре башланды. Бу дәресләрнең мөһимлеге искәртелде. Татар теленнән төп дәүләт имтиханы сайлауда актив эш алып барылуы турында әйтелде. 2024-2025 уку елында үткәреләчәк мөһим чараларга турында да фикер алышу булды.
Нет комментариев