Минзәлә районына Татарстан Республикасы Спорт министрлыгыннан яңа автомобиль кайта
Көн темасы

Минзәлә районына Татарстан Республикасы Спорт министрлыгыннан яңа автомобиль кайта

Спорт һәм яшьләр бүлеге яңа «Лада Гранта» лы булды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Казанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы тарафыннан муниципаль районнардагы физик тәрбия һәм спорт бүлекләренә һәм идарәләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды.

Минзәлә районыннан яңа «Лада Гранта» автомобиле ачкычын район спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин алды. 

Әлеге автомобильләрне районнарга физик тәрбия һәм спорт сферасында дәүләт идарә органы оештырылуның 100 еллыгы уңаеннан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары һәм ТР Министрлар кабинеты күрсәтмәсе нигезендә бирделәр. Ачкычларны ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.


Нет комментариев