Минзәлә районында 1579 кеше дару тәэминатыннан баш тарткан
Көн темасы

Минзәлә районында 1579 кеше дару тәэминатыннан баш тарткан

Кеше сәламәтлеге аны борчымаса, хроник авырулары көчәймәгәндә ул ташламаларны акчага алыштыру вәсвәсәсенә җиңел бирелергә мөмкин.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бүгенге көндә районда социаль хезмәт җыелмасы алуга 2549 кеше хокуклы. Шуларның 1579 ы (61,9%) дару тәэминәтеннән баш тарткан. Социаль хезмәт җыелмасы алуга хокуклы һәркем 1313,44 сумны тәшкил иткән акчалата компенсацияне сайлый ала.

Минзәлә районы үзәк хастахнәсе искәртә, социаль пакет яки акча сайлаганда ныклап уйларга. Карар кабул иткәнче дәвалаучы табиб белән киңәшү мөһим.

Бу хакта тулырак “Минзәлә” район газетасыннан укыгыз.


Нет комментариев