Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында уңыш вәгъдә иткән басулар да бар

Бүген район башлыгы Айдар Салахов атналык традицион йөрүне механизаторлар белән очрашудан башлап җибәрде

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

«Август-Мөслим» агрофирмасының Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары белән аралашканда хезмәткә түләү, куркынычсызлык кагыйдаләрен үтәү, техника ремонтлау хакында сүз барды. Быел уракка унөч комбайн әзерлиләр, комбайнчылар — башка елларда эшләүчеләр. Комбайннар иске түгел, ремонт, хезмәт күрсәтү өчен заводтан турыдан-туры запас частьләр кайтарылган.

Аннан ул традицион йөрештә катнашучы район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ильфар Халиков һәм белгечләр белән бүлекчә басуларын карап чыкты. Ноутил технологиясенең өстенлегеме, әллә бу басуларга яңгыр күбрәк яугангамы, — шактый уңыш вәгъдә итә ул басулар. Янәшәдәге «Калморза» басулары да уңыш күрсәтә. Күз генә тия күрмәсен. Бу хуҗалыкта да комбайнчылар җитәрлек, хәзер техниканы карауга әзерлиләр.

Реклама

«Минзәлә игенчеләренең, елның бик авыр килүенә карамастан, еллар буена сыналган иген үстерүдәге нәтиҗәле техологияләр кулланып, үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алуларына ышанам», — диде Айдар Салахов «Минзәлә-информга».

Бүгенге очрашуда катнашкан авыл җирлекләре башлыкларына да конкрет бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев