Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында халык фольклор коллективы «Каз канаты сыдыру» өмәсе үткәрде

Әлеге чара - Каз өмәсенең дәвамы

 

Илшат Вагыйзов, Минзәлә информ
Минзәлә районының Татар Мөшегесе авылында әлеге "Каз канаты сыдыру" өмәсе үткәрелде.
Бу хакта үзенең ВК дагы сәхифәсендә Татар Мөшегесе авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова хәбәр итә.
- Тат.Мөшеге мәдәният хезмәткәрләре милли  гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны онытмау, аларны киң пропогандалау буенча эш алып баралар."Каз канаты сыдыру" өмәсе үткәрү әнә шул турыда сөйли. "Мөшеге чишмәләре" халык фольклор коллективы катнашында үткәрелгән чарада канат да сыдырдылар, каз тәбикмәге әзерләү буенча Мостаева Вәсимәдән мастер-класс та карадылар, җырлар җырладылар,мөнәҗәтләр тыңладылар, - дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев