Минзәлә көрәшчеләре Минтимер Шәймиев призына үткәрелгән ярышта катнашты
Көн темасы

Минзәлә көрәшчеләре Минтимер Шәймиев призына үткәрелгән ярышта катнашты

Егерме район икешәр команда алып барган Актанышка.

Рәмзил Бәдриев көрәшчеләре Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына үткәрелгән ярышларда катнашып, командалар арасында 21 урынны алды. 60 команда арасында уртача күрсәткеч. Әмма 12 көрәшченең икесе генә башкалар белән  көрәшерлек көчен күрсәтте.

Виталий Кириллов (фотода сулда) үз үлчәү авырлыгында алтынчы, Радмир Факаев бишенче булды.
Башкалар шактый йомшак. Актанышның икенче командасы да бездән алда. Мөслим, Сарман, Тукай районнарының бездән артта булуы бераз акланырга мөмкинлек бирә. 


Нет комментариев