Минзәләлеләр «Милләтләр кроссы» на кушылдылар
Көн темасы

Минзәләлеләр «Милләтләр кроссы» на кушылдылар

Алар төрле яшьтәге кешеләр: иң олысына — 75, ә иң кечесенә 7 яшь. «Милләттләр кроссы» халыкны даими физкультура белән шөгыльләнергә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү үрнәген популярлаштыру максатыннан Россия күләмендә оештырылды.

«Без сәламәт яшәү яклы» спорт чарасы башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева милләтләр кроссына килгән спортчыларны сәламләде. Аннары ярышларның баш хөкемдары Антон Лаврентьев ярыш шартларын аңлатып узды. Ярышларда катнашучылар яшь категориясенә карап бер километр һәм бер километр 300 метр дистанциядә йөгерделәр. Көне бик матур иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар елдан-ел арта бара. Күпләр спорт чарасына стартка кадәр әзерләнгәннәр, көн саен күнегүләр ясыйлар. Әмма катнашучылар арасында спортка тәүге тапкыр басучылар да бар. 

Быел «Милләтләр кроссы» на 500 дән артык актив тормыш үрнәгендә яшәүче минзәләлеләр (күпчелек билгеле мәктәп яшендәге балалар) чыкты. Алар төрле яшьтә булсалар да сынатмадылар. 

Ярыш тәмамлангач беренче, икенче һәм өченче урынны алучыларга Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды. Шулай ук ярышларда актив катнашкан Минзәлә интернат-мәктәбе һәм СИЗО-4 коллективы Мактау кәгазе белән бүләкләнде.


Нет комментариев