Минзәлә шәһәрендә Ленин паркында күмәк өмә нәтиҗәсендә чисталык урнаштырылды
30 августта Ленин исемендәге стадионда грандиоз бәйрәм булачак.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә шәһәренең Ленин паркын тәртипкә китерү буенча өмә үткәрелде. 30 августта биредә, дөресрәге Үзәк стадионда, Республика һәм шәһәр көне уңаеннан масштаблы бәйрәм үткәреләчәк. Башка районнардан кунаклар да көтелә. Шуңа күрә парк территориясе чисталыгы тел-теш тидерерлек булырга тиеш түгел.
Өмәдә катнашучылар – бюджет оешмалары (башлыча, спорт учреждениеләре), театр, редакция, хастаханә, "Коммуналь челтәрләр" һ.б. вәкилләре парк территориясен чытырманлыклардан тазарттылар. Киселгән ботаклар “Чистый город” оешмасы тарафыннан бирелгән КамАЗ автомобиленә тутырылды. Берничә рейс вакытында автомашиналарны тутырырга ПМК “Мелиорация” тарафыннан бирелгән төяґеч (погрузчик) тә булышып торды.
Роза Салдаева, шәһәр башлыгы урынбасары:
- Һәрдаим җәй буена атнасына ике тапкыр үткәрелеп килгән өмәләрдә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Паркта гадәти көннәрдә ял итүчеләр дә, 30 август көнне бәйрәмдә катнашучылар да биреләге матурлыкка хозурланырлар дип ышанып калам. Урнаштырылган чисталыкка да сакчыл булсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев