Минзәләдә чуваш Май Чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр
Бәйрәмнең кульминациясе кыш озатуны һәм яз каршылауны символлаштырган Саварни карачкысын яндыру булды.
Минзәлә шәһәренең Мәдәни мирас йортында «Саварни» — Чуваш масленицасы бәйрәме узды.
— Чарада катнашкан мәктәп укучылары чуваш мәдәниятенең байлыгы, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре турында белделәр. Чуваш мәдәниятендә уникаль үзенчәлекләре һәм йолалары булган Май чабуны бәйрәм итүгә аерым игътибар бирелде, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» мәдәни мирас йорты мөдире — Татарстан халыклары ассамблеясенең райондагы вәкиллеге җитәкчесе Гөлназ Сизова.
Каран-Азик авылы клубы җитәкчесе Эльмира Шатунова Май чабу курчаклары ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев