Минзәләдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан» республика конкурсының зона туры узды
Зона турында төрле номинацияләрдә ТРның 6: Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан вәкилләр катнашты.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Конкурс район мәдәният сараенда узды. Конкурсантларны һәм кунакларны шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы, Минзәлә мәктәп-интернаты попечительләр советы рәисе Гүзәлия Ахмадиева сәламләде.
Гүзәлия Әхмәдиева үзенең чыгышында әлеге конкурсның инде 28нче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга уңышлар теләде.
Зона турында безнең районны 4 хатын-кыз һәм бер ир-ат тәкъдим итте.
«Хатын-кыз— ана» номинациясендә күп балалы әни, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Заһриева катнашты һәм җиңүче булды.
«Хатын-кыз — галим» номинациясендә гимназиянең милли мәгариф буенча директор урынбасары Лилия Галиева катнашты һәм лауреат булды.
«Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә ике конкурсант катнашты: КСЦОНның социаль хезмәткәре Татьяна Бокова һәм Минзәлә интернат-йортының шәфкать туташы Венера Сәлманова. Татьяна Сергеевна җиңүче, ә Венера Рафисовна лауреат булды.
«Ир-ат — лидер» номинациясендә районыбыз данын мәктәп-интернат директоры Нурхади Гильфанов яклады һәм җиңүгә иреште
Барлык катнашучылар да жюри кулыннан дипломнар, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев