Минзәләдә яшәүче Мордвиновлар гаиләсе бакчаларында арбуз үстерә
Көн темасы

Минзәләдә яшәүче Мордвиновлар гаиләсе бакчаларында арбуз үстерә

Озакламый алар үзләре үстергән җимешләрдән авыз итәчәк.

Карбызларны Мордвиновлар гаиләсе ярты бакчага утырткан. Сортлары да төрле. Тиз өлгерә торган сортларының инде карбызлары да җитлегеп килә.

Гөлназ Мордвинова, хуҗабикә:

—Карбыз үсентеләрен кайнанам да биргән иде, базарда сатучы әбиләрдән дә алдым. Ачык грунтка мин аларны июнь башында күчереп утырттым. Яхшы гына үсеп киттеләр. Нинди сортлар икәнен төгәл әйтә алмыйм. Табигать үзенең шифалы кояш нурларын бирә, улларым белән без су сибеп, төпләрен йомшартып торабыз. Тәрбия яхшы булгач, уңыш та яхшы булыр дип уйлыйбыз.


Нет комментариев