Минзәләдә көрәш белән шөгыльләнүче егетләр республика ярышында призлы урыннар яуладылар
Көн темасы

Минзәләдә көрәш белән шөгыльләнүче егетләр республика ярышында призлы урыннар яуладылар

Көрәшчеләр педагогик көллияттә укыйлар.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә көрәш мәктәбендә Рәмзил Бәдриев кул асиында шөгыльләнүче Рузил Мокимов һәм Газинур Хаеров Азнакай шәһәрендә узган яшүсмерләр арасында республика ярышында җиңү яулап кайттылар. Рузил 1 нче урын, ә Газинур 3 нче урынга лаек булды.

Егетләр икесе дә тумышлары белән Актаныш районыннан, бүгенге көндә Минзәлә педагогика көллиятенең 1 курсында белем алалар.


Нет комментариев