Биредә көмеш буын вәкилләре өчен мастер-класслар, лекцияләр һәм башка чаралар узачак
Минзәләдә үз ишекләрен өлкән буын аралашу үзәгеачты. Россия Социаль фонды клиент хезмәтләре базасында мондый үзәкләр республикабызның Арча, Азнакай, Буа, Баулы, Зәй, Сарман, Мамадыш, Бөгелмә, Чаллыда һәм башка муниципаль районнарында ачылган инде.
— Үзәкләрнең социаль миссиясе-өлкән буын кешеләренең ялын кайгырту һәм игътибар атмосферасы тудыру, тормыш ритмын һәм аның белән кызыксынуны саклау, үз-үзең өстендә эшләү өчен өстәмә мөмкинлекләр ачу. Үзәктә компьютер һәм финанс белеме буенча дәресләр, сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер буенча лекцияләр, кул эшләре буенча мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар үткәреләчәк. Өлкән буын аралашу үзәгенең эш графигы белән Россия Пенсионерлар берлеге sprrt.ru сайтында һәм ВК дагы «Клиентская служба ОСФР РТ в Мензелинском районе» сәхифәсендә танышырга булачак дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Минзәлә районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева.
Үзәкне ачуда шулай ук Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, картлар һәм инвалидлар йорты директоры Наталья Елхова, КЦСОН директоры Ләйсән Хөсәенова, пенсионерлар берлеге һәм иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашты.
Ачылыш концерт номерлары белән үрелеп барды. Социаль фонд хезмәткәрләре балалары Рәсим Галиев, Диләфрүз Кашапова, Азамат Сафин курай көенә татар милли биюен тәкъдим иттеләр. Район ветераннар хоры чыгышы чарада катнашучылар өчен зур бүләк булды. Район мәдәният сарае артистлары Айгөл Кәбирова, Чулпан Ильмендеева башкаруындагы җырлар да көчле алкышларга күмелде.
Шулай ук клиент хезмәтенең хөрмәтле пенсионерлары Илсөя Хәбибуллина һәм Тамара Гермакның кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.
Чара азагында балаларны яклау көне алдыннан МХОда катнашучылар өчен татлы бүләкләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Өлкән буын вәкилләре балалар белән бергә үләнле чәй әзерләделәр һәм конфет һәм чәй, балаларның хатлары һәм рәсемнәре белән 20 кечкенә капчык тутырдылар.
Нет комментариев