Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә район күләмендә узган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты узды

Концертта 20 номер тәкъдим ителде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Фестивальдә балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр, мәктәп укучылары «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләре»; «Хореография»; «Конферанс» номинацияләрендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Балаларның чыгышларын зал тулып әти-әниләре, туганнары һәм җырга-моңга гашыйк минзәләлеләр карап, кул чабып утырды. 

Һәр номинациядә яшь төркеме буенча җиңүчеләр билгеләнде, аларга дипломны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева тапшырды. 


Нэля Бикеева:

—Бүген без тагын бер тапкыр районыбыздагы балаларның нинди талантлы булуларын күрдек. Иң яхшы чыгыш ясаучылар Минзәлә районын 5 март көнне фестивальнең Мөслимдә узачак зона этабында тәкъдим итәчәк. Шушы фестивальгә әзерләнүдә үзләреннән зур көч куйган балаларга, аларны әзерләгән педагогларга, музыкаль җитәкчеләргә, балалар сәнгать мәктәбе коллективына рәхмәт белдерәм. Шулай ук аерым рәхмәт сүзләрен балаларның талантларын ачуда һәрьяклап ярдәм күрсәткән әти-әниләргә дә җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев