Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә республикакүләм форматта «Кичке эстафета» чаңгы ярышлары узды

Ачылыш тантанасы ук саллы бүләкләргә бай булды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәләдә чаңгы буенча районара «Кичке эстафета» ярышлары узды.Ленин исемендәге паркта үткән турнирда Байлар Сабасы, Бөгелмә Әгерҗе, Сарман районнарыннан 1 шәр, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәләдән 2 шәр — барлыгы 10 команда көч сынашты.

— Безнең районда чаңгы спорты елдан-ел популярлаша. Уку йортларында әлеге спорт төре белән 250 бала, ә «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы бүлегендә 100 бала чаңгы белән шөгыльләнә. Аларның 47 әлеге спорт төре буенча разрядларга ия, — дип билгеләп үтте Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, ярышта катнашучыларны сәламләп. Шулай ук «Олимп» спорт мәктәбенә спортив инвентарь сатып алу өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырды.

Ярышларның мактаулы кунагы, ТР Чаңгы федерациясе региональ иҗтимагый оешмасы президенты Илшат Фәрдиев Минзәләдә әлеге спорт төренең үсеше өчен район җитәкчелегенә, тренерларга, чаңгычыларга рәхмәт белдерде. Район башлыгы Айдар Салаховка ТР Чаңгы федерациясенең Мактау грамотасын һәм әлеге оешманың бренды төшерелгән куртканы бүләк итте.

Тантаналы ачыш кысаларында «Олимп» спорт мәктәбе чаңгы тренерлары Владиленин Мильчаков, Антон Лаврентьев (фотода), «Мензелинск Сервис» ҖЧҖ җитәкчесе Егор Юдинга РФ Чаңгы ярышлары федерациясе Мактау грамоталары тапшырылды.

Шулай чаңгы спортын үстерүгә лаеклы өлешләре өчен райондашларыбыз Гиоргий Куприянов, Эдуард Кузнецов, Людмила Семенова, Ләйсән Сираҗетдинова РФ Чаңгы федерациясе Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.

ТР Чаңгы федерациясе Мактау грамоталары белән Евгения Шәрипова, Рәмзия Нәҗмиева, Рәхмәт хатлары белән Игорь Власов, Нина Мильчакова, Чулпан Харисова билгеләп үтелделәр. 

Район Советы депутаты Эдуард Кузнецов «Олимп» спорт мәктәбенә кар машинасы («Буран») бүләк итте. 

АЗС «НАИКОМ» генераль директоры урынбасары Эдуард Валов Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Николаевич Гордов исемендәге Минзәлә кадет интернат-мәктәбенә 40 пар чаңгыга сертификат тапшырды.

Шулай ук мәктәпкәчә яшьтә «Лыжня-малышня» чаңгы ярышлары җиңүчеләре бүләкләнде һәм әлеге ярышларны үткәрүгә актив өлеш керткән «Шатлык», «Балачак», «Чишмә», «Кояшкай», «Гномик» балалар бакчаларына сертификатлар тапшырылды.

Ярыш программасына килгәндә 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011 елгы егетләр һәм кызлар, 6×1600 м дистанциядә көч сынаштылар.

Минзәлә данын Илмир Шәкүров, Рината Нәбиева, Эдгар Юдин, Анастасия Калинина, Никита Щеголев, Алена Малышева (1 нче команда), Евгений Кайнар, Самира Фатихова, Богдан Севастьянов, Алина Хәмәтдинова, Шамил Хәмәтдинов, Кристина Юзманова (2 нче команда) якладылар.

Нәтиҗәдә, беренче урынны Бөгелмә, 2 урынны Әгерҗе һәм Минзәлә, 3 урынны — Сарман командалары яулады. Алдан игълан ителгәнчә, 1 урын яулаган команда 30 мең сум, 2 урын — 20 мең сум, 3 урын — 10 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Төп ярыш программасыннан тыш, район чаңгы сөючеләре арасында 700 метр дистанциядә «Сәламәтлек чабышы» да булды.

Ярышка килүчеләрне «Мензелинск Сервис», «Олимп», авыл хуҗалыгы техникумы, Воровский исемендәге авыл җирлеге кайнар чәй, коймак, ботка белән сыйладылар. 

Чара район мәдәният сарае артистлары башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барды.

Күбрәк фотолар сылтама буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев