Минзәләдә штаб тарафыннан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтелә
Шулай ук штаб базасында Луганск һәм Донецкта яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю бара.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә шәһәренең "Ялкын" яшьләр үзәгендә мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм штабы эшли башлавын хәбәр иткән идек инде.
Яшьләр үзәгендә хәбәр итүләренчә, битараф булмаган гражданнар озак сакланучы азык-төлек, аерым алганда, консервалар; җылы әйберләр: термоноски, термобелье, йон оекбашлар; шәхси гигиена чаралары: антисептик алып килә башладылар.
Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтелә – шул исәптән яшәү урыны буенча көнкүрештә (фатирны, йорт яны территориясен җыештыру һ.б.) ярдәм итү өчен гаризалар кабул ителә.
Биредә шулай ук психологик консультацияләр, социаль ярдәмне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтергә һәм балалар өчен мәдәни-күңел ачу чараларын үткәрергә әзерләр. Тулырак информация буенча 8 (85555) 3-50-30 номерына шалтыратуны сорыйлар.
Базада гуманитар ярдәм дә җыя башладылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев