Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдәге яңа мәктәпнең исеме «Мирас», ә статусы лицей булачак

Әле күптән түгел генә Минзәләдә гасыр төзелеше башланды диеп, оператив хәбәрләр бирә башлаган идек.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Менә бер елдан артык вакыт үтеп тә китте. Без шул вакыт дәверендә горурлана-горурлана татар телен өйрәнү мөмкинлеге артуы, фәннәрне тирәнтен өйрәнү базасы киңәюе, төзелешнең барышы хакында язып килдек. Мәгърур бина әзер, җылылык кергән, эчке бизәү эшләре бара.

Тагын бер яңалык — классларга балалар туплау башланды.
Гимназиянең укытучылар коллективы яңа бинада укыту планын да әзерли башлаган. Базасы — гимназиядә укыту системасы сакланып калыр дип, ышаныйк.
Яңа мәктәп-лицейга күчергә теләүче балалар — әти-әниләр бу хакта беләләр.

«Мирас»та укыту- тәрбия эшен, курыкмыйча, инде ныклы методик тәҗрибәсе булган гимназиянең мөгаллимнәренә ышанып тапшырырга кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев