Минзәләлеләр тормышка таба 10 мең адым атладылар
Акция Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде.
Минзәләдә яшәүчеләр «Тормышка 10 000 адым» массакүләм физкультура акциясенә кушылды. Акциядә шәһәр мәктәпләре, махсус урта уку йортлары укучылары, спорт мәктәпләре, яшьләр оешмалары, хезмәт коллективлары вәкилләре, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган шәһәр халкы катнашты.
Маршрут Ленин исемендәге стадионнан Минзәлә елгасы яр буена кадәр үтте. Биредә, ахыргы ноктада спорт чарасында катнашучыларны Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева сәламләде:
— Әлеге акция гражданнарыбызның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән, һәм бүген биредә катнашучыларның шулкадәр күп булуын күрү сөендерә.
Чара кысаларында район мәдәният сарае артистлары иҗат номеры белән чыгыш ясадылар, ә Минзәлә медицина училищесы укучылары һәм «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре акциядә катнашучылар өчен физзарядка һәм флешмоб оештырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев