Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең өченле санлы мәктәбендә укучылар үзләрен политиклар, психологлар, тарихчылар ролендә сынап карадылар

Бу рольләргә алар парламент сәгате кысаларында керделәр.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Турысын әйтергә кирәк, мәктәпнең җәмәгать белеме укытусысы Светлана Ильина тугыз- унынчы класс укучыларын дәрескә бик әйбәт әзерләгән иде. Теманы җиңел ерып чыктылар, әйтәсе фикерләрен аңлап сөйләделәр.
"Без - Россия гражданнары" дигән темага багышланган парламент дәресенең эчтәлеге Татарстанга башланган "Милли мәдәниятлар һәм гореф- гадәтләр елы"на багышланган иде. Халыклар дуслыгының төп нигезе толерантлык икәнен аңлап, бу терминның мәгънәсен төрле яклап ачты балалар. Дәрескә килгән район башлыгы Айдар Салаховка һәм Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаевка да ошады аларның теманы аңлап ачулары. Шуңа балаларның сорауларына да эчкерсез җавап бирделәр.
Азат Хамаев, депутат:
- Балалар белән аралышып утырудан нык күңелем булды. Чара тема ачарлык итеп, балаларның кызыксынуларын уятырлык итеп әзерләнгән.
Мәктәп укучыларының шулай актив булуын күргәч Минзәләдә яшәүче 13 милләт вәкилләренең һәрвакыт бер- берсен аңлап яшәячәкләренә ышанасың, урамнарда ни өчен чисталык кирәклеген аңлауларын күреп торасың.
Айдар Салаховның ел саен кимендә ике агач утыртырга кирәклеге хакындагы фикерен аңлап кабул итүләрен сизеп утырдым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев