Минзәлә ата-аналары балаларының җәйге яллары өчен кэшбек алдылар
Көн темасы

Минзәлә ата-аналары балаларының җәйге яллары өчен кэшбек алдылар

Моның өчен “Мир” картасы буенча түләргә кирәк иде.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Быелгы җәйдә Минзәлә районының “Солнышко” һәм “Олимпиец” лагерьларында ял иткән балаларның ата-аналары кэшбек алдылар.

Фаяз Хизбуллин, Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе:

- Җәй буена 3 сменада “Кояшкай” (“Солнышко”) да 135 һәм “Олимпиец” та ял иткән 180 баланың атааналары быел юллама бәясенең 50% кэшбек программасы аша кайтара алдылар.

Ә мәктәп-интернатның “Полянка”  (“Алан”) һәм “Растим патриотов” лагерьларында балаларның ял итүләре өчен кэшбек булмады – чөнки аларның ата-аналары ял өчен акча түләмәделәр.

Юллама өчен кэшбек алуның төп шарты – аны “Мир” картасы буенча түләргә кирәк.

 

 


Нет комментариев