Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә базарында бәрәңге бәясе һаман чикми әле

Минзәлә базарында бакчалардагы көзге уңыш чагылыш тапкан.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Өлкәннәр “Икмәк белән бәрәңге булса, яшәргә була”, – диләр. Яңгырлар булмау бәрәңге уңышына да тәэсир итте. “Башка еллар белән чагыштырсак, уңышы бермә-бер ким чыга”, ди базардагы үзләре үстергән яшелчәләрен сатучылар.

Моннан бер ай чамасы элек базарда яшь бәрәңгенең чиләген (5л) 350 сумга саталар иде. Һаман шул бәядә.

Июнь аенда бер килограммы 100 сум торган кыяр бәясе хәзер 50 сум. Помидор өлгерүнең  “пик” вакыты хәзер. Июнь-июль айларында аның килосы төшмәде, 150 сумнан сатылды. Хәзер ул 80-100 сум тирәсе.

“Быел сарымсак уңмады, килолап сатарлык булмады, диләр базарда сатучылар. Шуңа күрә аны берәмләп саталар. Бәясе “тешли”: зурлыгына карап 10 сумнан 25 сумга кадәр. Ә менә 300 граммлы стаканда чистартылганын алсаң,  отышлырак, ул 120 сум.

5 литр чия 250-300 сумга алырга мөмкин. Тиз өлгерә торган алмалар да сату киштәләрендә үз урыннарын алган, бер чиләге 100 сум.

Мунча пиннеге, мәтрүшкә белән дә сату итәләр. Бәяләре очсыз түгел: каен һәм имән пиннегенең бер пары 150 сум (алдагы елларда ул 100 сум иде), бер бәйләм мәтрүшкә өчен 100 сум сорыйлар (бәясе узган елгыдан бермә-бер арткан).

Алмадан, карлыганнан как ясап сатучылар бар, берсе 60-80 сум тирәсе. Балның бәясе июнь-июль айларында ничәк булса, хәзер дә үзгәрмәгән: 1 литры 600 сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев