Реклама
Көн темасы
Минзәлә базарында пешкән бәрәңгедән дә авыз итәргә була
Атнага бер базардан әйләнеп чыгу гадәткә әйләнде.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Җиләк- җимеш, яшелчә алыр өчен түгел.Менә шул җәй нигъмәтләрен сатучылар белән аралашу, кешеләрнең сатып алу мөмкинлеген күзәтү,
Базарда сатучылар составы әлләни үзгәрмәгән.Продукция ассортименты гына нык киңәйгән.Аларны фотоларда күрәсез.Мине пешкән яңа бәрәңгедән дә авыз иттерделәр хәтта.Сатып алучыларның аз булуы, шәһәрдә яшәүчеләрнең акрынлап кына үз йортларында яшәргә күчү белән бәйледер.Заманында гөрләп торган бакчачылык ширкәтенең бетүе, җирдә эшләргә теләүчеләрне киметмәде бит.Анда эшләп үз-үзләрен туендырган буынның балалары ялкау түгел.Яшелчә, җимешне суы кергән, электры булган үз йортлары янындагы бакчаларында үстерәләр.Туган ягыбыз табигате дә бай.Тоткан балыкны, җыйган җиләкне интернет аша гына саталар..
Ялга кайткан оныклар белән шәһәр үзәгенә төшкәндә, базарга кереп чыксагыз, эксклюзив җимешләр белән сыйланырга булуын онытмагыз.Биредәге апалар сатып алучылар белән үзләре ашарга дип алып төшкән пешкән бәрәңге белән сыйларга әзер.
Исегезгә төшерәбез, базарда Дамирның матбугат сату ноктасында һәрвакыт район газетасының яңа саны сатыла. Район газетасы аша да, базарда йөргәндәге кебек күп яңалыклар белән танышырга була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев