Минзәлә футболистлары Сочида футбол уйнадылар
Көн темасы

Минзәлә футболистлары Сочида футбол уйнадылар

Ярышта барлыгы 12 команда катнашты.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәләнең 2008 -2009 елгы яшүсмерләр “Олимп” футбол командасы Сочида Киләчәк Легендалары кубогы-2020 ярышында катнашты. Бу хакта “Минзәлә-информ” га тренер Рөстәм Саранов хәбәр итте.

Владикавказ, Новочеркасск, Сочи, Орлов өлкәсе, Екатеринбург, Ростов, Краснодар, Төньяк Осетия һәм безнең Минзәләдән 12 команда катнашты. Төньяк Осетия һәм Сочиның командаларын берничә таркыр җиңдек. Гомуми зачетта 7 урын яуладык, - диде әңгәмәдәшебез.


Нет комментариев