“Минзәлә” газетасы Тукай районының Күзкәй авылында сатыла башлады
Көн темасы

“Минзәлә” газетасы Тукай районының Күзкәй авылында сатыла башлады

Күзкәй белән Минзәләне нәрсә бәйләгәнен сөйләп тормыйм.

Минзәләгә килгән саен Күзкәй авылы кешеләре ностальгиягә бирелеп, их үзебезнең район газетасын кайчан укып булыр дип хыяллана иделәр. “Минзәлә” газетасын башка районда почта аша яздырып булмый, шуңа эксперимент ясап, газетаны әлеге авыл кибетләренә үзебез илтеп бирергә булдык. Ай буе “Минзәлә”не укучылар санын, теләк-тәкъдимнәрен өйрәнәчәкбез. Газета үзәк урамнардагы ике – “Аделина” һәм “Алнур”кибетләрендә сатыла.
Югары Тәкермән һәм Түбән Тәкермән авылларында да соңгы елларда район газетасын укучылар саны кими бара. Почтальон булып эшләүчеләр халык язылмый дип зарланса, авыл кешесе язылсаң да, вакытында китермиләр дип контраргумент куя. Бу мәгънәсез бәхәскә чик куяр өчен “ТАТМЕДИА”ның Минзәлә-информ филиалы Югары Тәкермән авылындагы “Диана” хуҗасы Марсель абый Гәрәев кибетендә район газетасын сатып карарга булды.
Киләчәктә дә бергә калыйк!


Нет комментариев