Минзәлә гимназиясендә Абдулла Алиш көне
Танылган балалар язучысы, оста әкиятче, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишка 2018 елның сентябрь аенда 110ел тулыр иде.
Безнең Минзәлә шәһәре белән Абдулла Алишның тыгыз бәйләнеше булган. Җир төзү техникумының соңгы курсында укыганда (1930 ел) А.Алишны практикага Минзәлә кантонына җибәргәннәр. Берничә ай буе ул авылларда йөргән, колхозлар оештыруда катнашкан. Аның сыйнфый дошманнарны фаш итеп, колхозларга җир бүлеп йөрүләрен Минзәлә якларында күпләр хәтерли. Бу чорда шигырь язу белән мавыккан, Минзәлә район газетасында дистәләгән шигырьләрен бастырган. Соңыннан үз поэзиясенә карашы үзгәрү сәбәпле, Абдулла Алиш бу шигырьләрне бер кая да кертмәгән. Алар район газетасы битләрендә шул көе чәчелеп-онытылып калганнар...
Шушы уңайдан, гимназиядә, район күләмендә “Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт” исеме астында әдәби кичә үтте. Төп кунаклар рәсем конкурсында катнашып II турга узган мәктәп укучылары, “Лэпбук”лар конурсында җиңү яулаган укытучылар, Абдулла Алиш “Утлы йомырка”, “Сертотмас үрдәк”, “Бал корты һәм шөпшә”, “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән” әкиятләрен сәхнәләштергән мәктәп коллективлары. Гимназия тормышында актив катнашкан “Алтынчәч” 2 нче балалар бакчасы да “Койрыклар” спектакле белән чыгыш ясап, укучы балалар белән беррәттән бәяләнде. Район мәдәният хезмәткәрләре эчтәлекле чыгышлары белән кичәне тагы да тулыландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев