Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә госпитале дә авырулар белән тулы

Вакцина ясатмагач, Ковидның тиз арада организмга зыян салуы хакында күп яздык инде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ.
Минзәләдә ачылган вакытлыча госпитальдә дәваланучылар саны кайбер көннәрдә утызга җитүен яздык.Бу яман чир ияргән очракта вакцина ясаткан авыруның җиңелчә үтүен дә әйтә табиблар.
Казандагы Ковид-госпитальдә бер пациентның журналистлар күз алдында үлүе хакында хәбәрне, үзләрен акыллы санап, һаман да вакцина ясатмаучылар өчен җиткерәбез. Алтмыш яшьлек ир- атны хастаханәгә хәлсезлек, йөткерү, баш авыртуына зарлангач салган булганнар.Кинәт хәле начараеп, коткара алмаганнар.Шуңа тагын бер кисәтәбез, хроник чирләрегез булса, йөрәк шаярса (мәрхүмдә бу диагнозлар булган) табиб белән киңәшеп, вакцина ясатырга онытмагыз. Иң кадерлесе- үз гомеребез икәнен онытмыйк!!!

Бүгенгә районда 4500 кеше прививка ясаткан. Вакцина кайтып тора, исегезгә төшерәбез, районда коллектив иммунитет булдыру өчен районда  яшәүчеләрнең кимендә 60% прививка ясатырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев