Рамазан аеның 10 нчы көнендә Минзәлә шәһәре мәчетенә янәдән ифтарга дип мөселман кардәшләребез җыелды.
Сый-нигъмәтләр тулы өстәлне бу юлы Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Ильяс Закиров Һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Азат Мирзасалихов әзерләде.
- Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын, бездән дога өмет итүче әрвахларыбызга савап булсын, дип үткәрдек ифтар ашын, - диләр шәһәребезнең зыялы егетләре. - Аллага шөкер, ифтарга бик күп кеше килде, әзерләгән ризыкларыбыз барысына да җитте, исраф та булмады.
Әйе, бүгенге ифтарга килүчеләр бик күп иде. Иң мөһиме, ак сакаллы картларыбыз белән беррәттән, әлеге күркәм, саваплы мәҗлестә сабый балалар да, урта буын вәкилләре дә җитәрлек иде. Хатын-кызлар өчен өстәл артында да буш урыннар булмады, дисәк була. Имам-мөхтәсиб Рәмзил хәзрәт Садыйков әйткәнчә, иң мөһиме, тоткан уразалар кабул булсын.
Безнең өстәмә
Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз, бик озакка сузмыйча ел саен традицион рәвештә үткәрелүче район ифтарының төгәл датасын һәм вакытын хәбәр итәрбез. Белми калмагыз.
Нет комментариев