Минзәлә муниципалларына декларация тутыру буенча семинар үткәрделәр
Көн темасы

Минзәлә муниципалларына декларация тутыру буенча семинар үткәрделәр

Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Район администрациясенең утырышлар залында муниципаль хезмәткәрләр өчен Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында декларацияне тутыру буенча семинар үткәрелде

Әлеге семинарны район ришвәтчелеккә каршы комиссия рәисе, Минзәлә районы Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина һәм Минзәлә районы башлыгының ярдәмчесе Марк Токарев алып бардылар.

- Декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк, тагын 1 ай дәвамында - 31 майга кадәр гражданин төзәтмәләр кертергә хокуклы, - дип билгеләп үтте Эльвира Хәбибуллина.

- Керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүматлар быел 2020 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр период буенча тапшырыла. Мәгълүматлар муниципаль хезмәткәрләрнең, аларның ир яки хатыннарының, балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милекләре  һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында булырга тиеш, - дип искәртте Марк Токарев.

Ул шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең кайсы категорияләре декларация тапшырырга тиешлеге, анда нинди чыгымнар һәм керемнәр чагылыш табарга тиешлеге турында искәртте.

Семинар ахрыныда район башкарма комитеты кадрлар бүлеге җитәкчесе Лариса Ильина декларацияне тутыруның техник нюанслары белән таныштырды.


Нет комментариев