Минзәлә педагогика көллияте быел да бадминтон буенча турнир үткәрү традициясен дәвам итте
Көн темасы

Минзәлә педагогика көллияте быел да бадминтон буенча турнир үткәрү традициясен дәвам итте

60 тан артык катнашучы үзара ракетка һәм волан белән кем яхшырак уйный алганын ачыклый.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте базасында бадминтон буенча традицион турнир уза.

Сергей Титов, Минзәлә педагогика көллиятенең физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары:

- Бүген район учреждениеләре вәкилләре, урта махсус уку йортлары һәм мәктәпләре укучылары ярыша. Уеннар берьюлы өч кортта бара. Иң көчлеләр җиңәр, һәм барлык уенчылар да бүгенге уеннарда катнашудан кәнагәть калачак, дип өметләнәм.

Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.


Нет комментариев