Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе билгеле булды
Минзәлә район Советының чираттагы утырышында башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручыга үткәрелгән конкурс йомгаклары игълан ителде.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Конкурста катнашу өчен дүрт кеше документлар тапшырган булган. Комиссия ике кеше кандидатурасын депутатларга тәкъдим итте. Район Советы депутатлары башкарма комитет җитәкчесен сайладылар. Әлеге вазыйфаны Марат Кәримов башкарачак. Ул Ижау шәһәрендә туган. Әтисе бүгенге көндә Бикбау авылында яши. Аның хезмәт стажы 1991 елда башланган. Югары белемле. Хезмәт эшчәнлеген күп өлеше Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районнарында башкарган.
Утырышның икенче өлешендә 2022, 2023 һәм 2024 елларга район бюджеты каралды.
Район Советы утырышын район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Аның эшчәнлегендә Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев