Минзәлә районы аксакаллары җитәкчесе ТР Диния нәзарәте үткәргән җыелышта катнашты
Көн темасы

Минзәлә районы аксакаллары җитәкчесе ТР Диния нәзарәте үткәргән җыелышта катнашты

Чара Казанда узды

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллар шурасының еллык җыелышында Минзәлә районы мөхтәсибәте Аксакаллары җитәкчесе, Усай авылы имам-хатыйбы - Мирзаһит Галиев хәзрәт катнашты. Бу хакта Минзәлә районы мөхтәсибәте хәбәр итә.
“Шәүвәл аеның 13-нче көне – татар халкы тарихында фаҗигале көн. Бу көнне һиҗри исәп буенча 959 елда Явыз Иван (Иван IV) гаскәрләре озак чолганышта тотканнан соң Казанны яулап алалар. Башкаланың төшүе Казан ханлыгының бетүенә китерә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасының бүгенге утырышы Казанны алганда һәлак булганнар истәлегенә багышланды. Татар аксакаллары җыелышының көн тәртибендә төп мәсьәлә булып «Хәтер көнен ел саен мөселман календаре (һиҗри) буенча уздыру датасын раслау» торды”, - дип язылган мөхтәсибәтнең рәсми социаль аккаунтында.


Нет комментариев