Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы шагыйрәләре "Иҗатташ дуслар очрашуында" катнаштылар

Талантлы якташларыбыз шигырьләр дә сөйләделәр, җырлар да башкардылар.

 

 

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

15 июнь көнне Казанда "Звезда" ресторанында районнарда иҗат итеп, үзара интернет киңлекләрендә аралашып торучы шагыйрьләр очрашуы булды. "Иҗатташ дуслар аралашуы" дип аталган әлеге кичәдә Минзәлә районы вәкилләре дә катнашты.
 - Очрашу бик җылы атмосферада үтте. Һәр шагыйрь үзе һәм үзенең иҗаты белән таныштырды, - дип сөйләде безгә Хуҗәмәт авылында яшәп иҗат итүче талантлы шагыйрә Гүзәлия Исламова. - Мин һәм иҗатташ дустым, каләмдәшем, Аю авылыннан Гөлнара Әхмәтшина үзебезнең шигырьләребезне укып күрсәттек. 
Шулай ук очрашуда чыгышлары белән Минзәлә районыннан булып, бүгенге көндә читтә яшәүче якташларыбыз да катнашты.
Түбән Камага күченсә дә, бүген дә Минзәлә районында яшәүче укучылары белән җылы мөнәсәбәттә булган Инзилә Галиуллина да үз шигырьләрен укыды, ә Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче киңкырлы якташыбыз, каләм иясе Фәридә Сәхәбиева җырлар башкарды. Гөлнара Әхмәтшинаның сүзләренә Нәгыйм Шәйхи көй язган "Әй,  гармунчы" җырын башкаруы бәйрәмнең матур бер бизәге булды.

Ике Минзәлә кызының уртак иҗат җимеше "Рәхмәтле мин, җаным,  син барга" җыры
(Инзилә Галиуллина сүзләре,
Фәридә Сәхәбиева көе һәм башкаруы) да кичәгә җыелучылар күңеленә хуш килде.
"Сүз уңаеннан, бәйрәмдә кунаклар арасында легендар татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең улы, үзе дә талантлы язучы, драматург, сценарист Мансур Гыйләҗев та бар иде, ул төрле районнардан, авыллардан җыелган каләм әһелләренең үзара шулай матур итеп очрашып, аралашып торуларына хуплавын белдерде", - ди Гүзәлия ханым.
- Әлеге очрашуны оештырган Гөлсинә Хөснетдинова бик зур эш башкарды, чын күңелдән рәхмәт аңа.   Якты хис-кичерешләр җыеп, яңа энергия туплап, илһамланып кайттык бу матур кичәдән, - диләр якташ шагыйрәләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев