Район хуҗалыкларында көзге культуралар-3500, күпьеллык үләннәрнең 1700 гектары өстәмә сый алган.
Язгы чәчү өчен 7950 тонна орлыкның 3075 тоннасы инкрустацияләнгән, бу планлаштырылганның 38 проценты дигән сүз. Әмма һава торышы үз шартларын куя-яңгырларга бәйле кыр хезмәтчәннәренә эш процессына төзәтмәләр кертергә туры килә. Язгы кыр эшләрендә «Заиковский» хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар, бу хуҗалыкта 500 гектардан артык күпьеллык үләннәр тукландырылган, 50тонна орлык инкрустацияләнгән.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев