Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында 2516 баш су күсесе исәпләнә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада су күсесен исәпкә алу төгәлләнде дип хәбәр итә. Әлеге җәнлекләр гаиләләре белән су ярларында яшиләр, суда йөзәләр, шунда ук үзләренә оя ясыйлар.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ)

Әлеге җәнлекләр Россиядә 1928 елда бездәге һава торышына ияләштерелә, ә Татарстанда – 1944 елда. Аларның исәбе гаиләләрен, шулай ук башка эшчәнлекләрен (аларның туклану урыны, чыгып йөргән юллары, сукмаклары)  исәпкә алган хәлдә билгеләнә.

Узган елгы исәп буенча республикада 28 мең ондатр исәпләнелә. Аларның иң күп саны Минзәлә – 2516, Мамадыш – 1868, Буа – 1590, Яшел Үзән – 1481 теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев