Минзәлә районында чишмә территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр
Көн темасы

Минзәлә районында чишмә территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр

Авыл халкы җиренә җиткереп эшен дә эшләде, рәхәтләнеп табигать кочагында ял да итте.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында “Ташлык” чишмәсен җыештыру буенча өмә оештырылды.

- Авылдашларыбыз белән үзенең тәмле суы белән аерылып торучы чишмәбез территориясен чистарту буенча өмә оештырырга уйладык әле, - дип хәбәр итә Иркәнәш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Вәсилә Мөҗипова. – Эш кораллары белән төшеп, чүптән арындырдык, чәчәкләр утырттык, чишмәгә менә торган баскычның тимер рәшәткәләрен буяп чыктык.

Аның хәбәр итүенчә, өмәдә җирлек бюджет хезмәткәрләре, мәчет әһелләре, авылның олы һәм урта буын вәкилләре дә, яшьләре дә актив катнашты. Ахырда казан асып аш пешереп, чәй кайнатып табигать кочагында сыйланып та алдылар.

 


Нет комментариев