Минзәлә районында кадрлар алмашуы дәвам итә
Көн темасы

Минзәлә районында кадрлар алмашуы дәвам итә

Николаевка авыл мәдәният йортында тантаналы рәвештә мәдәният йорты директоры Н. И. Оврамецны пенсиягә озаттылар.

(Минзәлә,"Минзәлә-информ") Надежда Ивановна 43 ел мәдәнияттә эшләде, фольклор ансамбленә нигез салды. Район мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Габдрахманова аны котлады, Минзәлә районы башлыгы исеменнән грамота тапшырды. Хезмәттәшләрен лаеклы ялга озатырга Яңа Маҗынның "Надежда", Николаевка авылының "Рябинушка" мәдәният йорты ансамбльләре килгән иде, бүләкләр тапшырдылар.

 


Нет комментариев