Соңгы тәүлектә Татарстанда 62 очрак теркәлгән.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") ТР коронавируска каршы көрәш оперштабының хәбәреннән күренгәнчә. соңгы тәүлектә Минзәлә районында әле авыруның яңа очраклары ачыкланмады.
Соңгы тәүлек эчендә республикада ачыкланган 62 очракның 2се - читтән кертелгән, калганнары - авырулар белән элемтәдә булу нәтиҗәсе. 12 кеше хастаханәгә салынган.
Якын-тирә шәһәр һәм районнардан Яр Чаллыда - 10, Сарман районында - 1, Тукай районында-4 очрак теркәлгән. Тәүлек эчендә тагын 52 кеше терелде.
Нет комментариев