Минзәлә районында коронавирустан балаларга вакцина ясый башладылар
Гыйнвар ахырында Татарстанга “Гам-Ковид-Вак –М” (“Спутник –М” дип йөртелә ахалык телендә) вакцинасының беренче партиясе кайтты. Ә барысы 200 мең доза препаратка заказ бирелгән.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Яшүсмерләр өчен ясалган “Гам-Ковид-Вак –М”вакцинасы «Гам-Ковид-Вак» («Спутник V») нигезендә ясалган, ул шулай ук ике компонеттан тора. Ләкин анда вирус кисәкчекләре азрак күләмдә.
Ирина Строкина, балалар поликлиникасы өлкән шәфкать туташы:
–Минзәлә районында 12-17 яшьлек үсмерләргә ковидка каршы вакцина ясау башланды. Барысы 20 доза вакцина кайтты. Кичә 13 балага прививка ясалды. Бүген тагын 7 балага ясалырга тиеш. Балаларны алдан язылу буенча кабул итәбез. Вакцинация ата-аналарның язма ризалыгы буенча ясала, шулай ук анкета тутырыла, педиатр сәламәтлекләрен тикшерә. Кичә прививка ясаткан балалар үзләрен яхшы хис итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев