Минзәлә районында - коронавирусның яңа очрагы
Көн темасы

Минзәлә районында - коронавирусның яңа очрагы

Республикада соңгы тәүлектә барлыгы 90 очрак теркәлгән 

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ) ТР оперштабы мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә Минзәлә районында коронавирусның тагын бер очрагы теркәлгән.

Күрше район һәм шәһәрләргә килгәндә - Тукай районында шулай ук 1, ә Актаныш районында - 3 очрак ачыкланган. Яр Чаллыда 7 кешедә коронавирус тапканнар. Иң күп очрак Казанда - 48. 
Тәүлек эчендә табылган 90 очракның 3 читтән кертелгән, калганнары - авырулар белән контакта керү нәтиҗәсе.


Нет комментариев