Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында Кыш Бабай килүе турында видеоролик төшергәннәр

Әле дәвамы булачак, ди төп рольне башкаручы.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә районының Иске Иркәнәш мәдәният йортында Кыш бабайның килүе турында видеоролик төшерделәр.

Төп рольдә – мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Вәсилә Мөҗипова.

- Әле бу безнең беренче ролигыбыз. Яңа елга таба дәвамын төшерәчәкбез, - ди ул.

Видеороликның сюжеты – Кыш бабайның боланнар тагылган чаналар белән Иркәнәш җирлегенә килеп, аның урман-посадкалары буенча йөрүе һәм басу юлы аша авылга килеп җитүе. Дәвамында исә ул авылның бизәлгән урамнары, шулай ук клуб һәм фермасы буенча әйләнеп узар, дип көтелә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев