Минзәлә районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча эш төркеменең күчмә утырышы узды
Яшьләр арасында тәрбия эшләрен тагын көчәйтергә диелгән бурыч куелды.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Хуҗәмәттә Минзәлә районының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы үтте
Хуҗәмәт авыл җирлегендәге милләтара һәм конфессияра мөнәсәбәтләр өлкәсендәге вәзгыять белән җирлек башлыгы Гөлназ Вилданова чыгыш ясады:
- Бүгенге көндә җирлектәге Хуҗәмәт, Усай, Балтай, Бахчасарай авылларында, Яңа Александровка бистәсендә 905 татар, 131 рус, өчәр чуваш, башкорт, берәр казах, италияле һәм белорус яши. Алар арасында милли һәм дини мәсьәләләр буенча конфликтлар юк, бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрәбез, дус һәм тату яшибез, дип билгеләп үтте ул.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева әлеге ведомство тарафыннан Россия Федерациясендә 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру белән таныштырды.
Татарлар милли-мәдәни общинасы эшчәнлеге хакында райондагы ТР Халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады. Шулай ук әлеге милли-мәдәни община җитәкчесе Мөслимә Гайниева тарафыннан әзерләнгән, район мәдәният хезмәткәрләре куюындагы “Алма җыю” театральләштерелгән-музыкаль күренеш күрсәтелде.
Яшьләргә граждан-патриотик һәм этномәдәни тәрбия бирү буенча Фаяз Хизбуллин чыгыш ясады.
Җыелышны алып район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев әлеге чыгышлардан соң конкрет бурычлар да куйдылар. Аерым алганда, Хуҗәмәт җирлеге башлыгы Гөлназ Вилданова, шулай ук җыелышта катнашкан Югары Тәкермән һәм Коноваловка җирлекләре башлыклары Алия Шәрипова һәм Сәрия Билаловага, әлеге җирлекләрнең Яр Чаллыга һәм М-7 федераль трассасына якынлыгын истә тотып, читтән килүчеләр буенча вәзгыятьне һәрвакыт контрольдә тотарга кирәклеге искәртелде. Этномәдәни проеткларда катнашып, грантлар алу, яшьләр арасында милли культураларны пропагандалау буенча эшне тагын да көчәйтү мөһимлегенә басым ясалды. Районда милли-мәдәни общиналар тарафыннан автономия статусын алу хакында да сүз кузгатылды, Гөлчәчәк Габдрахманова бүгенге көндә әлеге юнәлештә марилар тарафыннан актив эш алып барылганын хәбәр итте.
акцент
Әлеге җыелышта катнашкан ЭЭМ Минзәлә районы бүлеге җитәкчесе полиция подполковнигы Илнар Исхаков үз чыгышында:
- Яшьләрне тәрбияле, зыялы, кануннар буенча яшәүче гражданнар булуларын телибез икән, шаблоннардан китәргә кирәк. Милли традицияләргә өйрәткәндә аларны патриотик рухта, хезмәт сөючән, итагатьле итеп тәрбияләүгә басым ясаганда гына, алдагы киләчәгәбез өчен тыныч була алабыз, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев