Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында янгын куркынычсызлыгы чоры 15 апрельдән башланды

Альберт Тимерханов, Актаныш һәм Минзәлә районнара янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

Урамда һава температурасы көннән-көн югары күтәрелә, карлар әреп, җир өслегенә коры үләннәр чыга. Язгы чорда гражданнар бакчаларда, бакча тирәсендә коры үлән яисә  чүпләрдән арыну максатыннан, аларны  яндыра башлыйлар. Шул уңайдан торак пунктлар территориясендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга кирәклеген тагын бер кат искә төшереп китәсе килә. Тагын  шуны да искәртергә телим: быелдан 1479 нчы номерлы яңа закон үз көченә керде, ул Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре дип атала . Коры үлән яисә  чүпләрне ачык ут ярдәмендә яндыру   янгын куркынычсызлыгы  тәләпләрен үтәп,  махсус җиһазландырылган урыннарда гына башкарылырга тиеш :

- учак ягу урыны  30 см дан  да ким булмаган тирәнлектә чокылган һәм  киңлек диаметры 1 метрдан да артмаска тиеш;

- ачык утны куллану урыны якындагы объекттан 50 метр, ә ылыслы урманнан 100 метр ераклыкта урнашырга тиеш;

- утны ягу урыны территориясе 10 метр радиуста коры  агачлардан, корыган үләннән, ауган агачлардан һәм башка шундый тиз янып китүче материаллардан чистартылырга тиеш һәм 40 см киңлектәге янгынга каршы минераль полоса белән бүленергә тиеш;

- ачык ут кулланучы зат беренчел янгын сүндерү чаралары һәм мобиль элемтә чарасы белән тәэмин ителергә тиеш.

Әгәр дә ачык утны металл савытта яки янмый торган башка материаллардан ясалган савытта кулланганда, минималь рөхсәт ителгән ара ике тапкыр киметелергә мөмкин. Шулай ук бу очракта янгынга каршы минеральләштерелгән полоса урнаштыру таләп ителми. Әлеге тимер савыт  ачык утны вакытында сүндерү өчен металл капкач белән җиһазландырылырга тиеш, аның күләме савытны тулысынча ябарга мөмкинлек бирергә тиеш.

Учак яккан урынны тулысынча утны сүндергәнчегә кадәр даими рәвештә контрольдә тоту зарур.

Ачык утны түбәндәге урыннарда яндырырга  ярамый:

-торфлы туфракта;

-тиешле территориядә янгынга каршы махсус режим кертелгән очракта;

- якынлашып килүче тискәре метеорологик шартлар турында мәгълүмат керсә;

- җил тизлеге секундына 5 метрдан артып китсә;

- әгәр дә ачык ут тимер савыт эчендә кулланыла икән, җил тизлеге секундына 10 метрдан артык булган очракта;

- ачык ут куллану  урынын караучысыз калдырырга ярамый.

Ачык ут кулланганнан соң учак яккан урын җир (ком) белән кумелергә яисә януның тулысынча туктатылуына кадәр су белән сүндерелергә тиеш.

Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге гражданнарга мөрәҗәгать итеп, чүп якканда барлык янгын куркынычсызлыгы тәлапләрен үтәргә киңәш итә. Янгын куркынычсызлыгы тәлапләрен үтәмәгән очракта, акчалата административ җәза каралган. Физик затларга штраф 2 меңнән 3 меңгә хәтле,ә  юридик затларга 150 меңнән алып 200 меңгә кадәр каралган.

Игътибарыгызны аеруча коры үләнне яндыру мәсьәләсенә җәлеп итәсе килә. Кайбер гражданнар яландагы коры үләнгә ут төртәләр. Шул рәвешле алар печән җирлекләрен чистартабыз һәм янудан соң калган көл туфракка файда китерә дип уйлыйлар. Искәртеп китәм, үлән янганнан соң калган көлләр берниндә файдалы материаллар белән туфракны тулыландырмыйлар, ә киресенчә, янып киткән үлән бик тиз арада, киң масштаблар алып, зур янгын чыгарырга мөмкин. Яланнарда коры үләннәрне яндырырга уйлаган очракта, бу эшнең азагы ничек булып бетәсен алдан күз алласагыз иде. Беренчедән, көчле җил чыгып, әлеге янгын тиз арада авыл җирлегенә, яисә урманлыкка барып җитергә мөмкин. Икенчедән, әлеге эш-гамәлләре өчен гражданнар административ  һәм җинаять жаваплылыгына тартылачаклар.

Язның икенче декасында ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертеләчәк. Бүгенге көндә әлеге махсус режимның кертелу даталары 26 нчы апрельдан 16 майга хәтле дип фаразлана, әмма көннәр кызу торса, әлеге махсус режим иртәрәк тә  кертелергә мөмкин. Махсус режим  вакытында учак ягулар, чуп яндырулар тулысынча тыела  һәм әлеге режим барган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме ике тапкыр арта.

 Шулай ук гражданнар һәм җитәкчеләр игьтибарына тагын бер мөһим мәгълүмат: Россия Федерациясе территориясендә ел әйләнәсе буена  космик мониторинг алып барыла һәм янгын чыккан урынның координаталары  тиз арада махсус система  аша янгын сүндерү бүлегенә хәбәр бирелә. Шуңа күрә, минем ут якканны  белми дә калачаклар дигән ялгыш фикерне гражданнар уйларына да кертмәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев