Минзәлә районыннан Айгөл Вәлиева "Глаголица" бәйгесе финалисты исемен яулады
Ул “Татар поэзиясе“ номинациясендә дипломант дип табылды.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районы Тауасты Байлар төп белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Айгөл Вәлиева һәр ел саен үткәрелә торган «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премия бәйгесенең финалисты исемлегенә керде,
16-20 ноябрьдә Казанда үткәрелгән иҗади бәйгенең 2 нче турында уңышлы чыгыш ясап, "Татар поэзиясе" номинациясендә дипломант исеменә лаек булды.
Безнең өстәмә
Әлеге конкурста АКШ, Россия, Бөекбритания, Испания, Италия, Израиль, Финляндия, Казахстан, Молдова, Никарагуа һ.б. ил вәкилләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев