Яшь мөселманнар Европаның иң биек ноктасына Татарстан флагын кададылар.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Тумышы белән Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылыннан булган, бүгенге көндә Казанда яшәүче Айнур Сибгатуллин республикабыз мөселман яшьләре тарафыннан оештырылган экспедиция составында Эльбрус тавына менүдә катнашты.
- Акклиматизацияне күпчелегебез җиңел үткәрде, - дип сөйләде Айнур. - Беренче көнне Чегет тавына мендек - якынча 3800м биеклеккә, икенче көнне Девичьи косы шарлавыгына 2800м, обсерватория - 3150м, 105 нче пикет - 3350м, өченче көнне Эльбрус тавына 4000м, дүртенче көнне 4700м биеклеккә мендек - шушында билгеле булды инде кемнең Эльбрус очына менәргә әзер булганы, күпчелекнең башы авырта , күңеле болгана башлады. 4 егет, авырып китү сәбәпле, тау очына менәргә баш тартты.
Эльбрус очына алар 11 июль көнне – мөселман календаре буенча зөлхиҗҗә аеның 1 көнендә менделәр. Яр Чаллы егете, "Джигет" клубы тренеры, альпинизм буенча спорт мастеры кандидаты Айнур Гәрәев белән бергә Европаның иң биек ноктасына - 5642 метр биеклектә Татарстан флагын урнаштырдылар.
- Монда бик кечкенә сукмак - әз генә читкә тайпылсаң, упкынга төшәсең дә китәсең, беттең. Бик югары. Аска карасаң, башлар әйләнә...Һәм менә соңгы адымнар. 1, 2, 3 һәм без моны булдырдык!!! Безгә бәхет елмайды. Егетләр белән азан әйтеп, сәҗдә кылгач, аска юл тоттык,- дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән Айнур.
Әлеге казаныш өчен экспедиция вәкилләренә Кабардино-Балкария Республикасы Альпинизм федерациясе президенты Абдулхалим Эльмезов (икенче фото) махсус сертификатлар да тапшырды.
безнең өстәмә
Әлеге экспедиция ТР Диния Нәзарәте Мөселман яшьләре оешмасы вәкилләре һәм “Ковчег” тренинг үзәге тарафыннан оештырылды – экспедицияне әлеге үзәк укытучысы Руслан Натфулин җитәкләде. Барлыгы 21 кеше катнашты - 15 егет һәм 6 кыз. Төркемнең географиясе дә Татарстан белән чикләнеп калмаган - 2 кеше Чиләбедән килгән. Азактан алар командасына (тау башына егетләр генә менә) гид Александр Дидух һәм тагын 2 кыз кушыла.
Нет комментариев