Казаннан ул 1 июль көнне очып китте
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Минзәлә районы Калморза авылы имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Нуриев хаҗ сәфәренә китте. Райондашларыбыз аны Иске Матвеевка авылында урнашкан "Тургай" социаль приюты тәрбиячесе буларак та яхшы беләләр.
Хаҗда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша (фотода уңда).
Изге сәфәргә юнәлгәннәргә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Нет комментариев